Гошер турында
Мөхтәрәм кардәшләр! Шушы муллык чорында ел саен районыбызда 60-70 тонна күләмендә гошер җыела. Аның күп өлеше Казанга тапшырыла, шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларына, мохтаҗ гаиләләргә бирелә.
Килгән гадәт буенча гошер Мөхәммәдия мәдрәсәсенә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсенә, Россия ислам университетына, «Ярдәм» мәчетенә, «Зәкәт» фондына, Ахмадхади Максуди малайлар һәм кызлар пансионатына, «Госмания» мәктәбенә, «Рашидә» коръән ятлау үзәгенә һәм Бөрбаш пансионатына, мохтаҗларга тапшырыла.
Шулай ук районда мөмкинлеге чикле булган гаиләләргә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер таратыла башлады.
Кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләре үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм дә үзебезнең кылган догаларыбызда Аллаһыдан сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар юллавын сорыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев