Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйлем турында

Гыйлемнең фазыйләте хакында кайберәүләр шушы бәетләрне сөйлиләр: «Әгәр гыйлем булмаса, кешеләр бәхетсез булыр иде.

«Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып йөр! Бишенче (гыйлемне дошман күрүче) булудан саклан, һәлак булырсың!»
Кулыңнан килсә, форсат тисә, галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт вә гыйлем эстәүче бул, моңа җай килмәсә, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, бу да булмаса, гыйлемне дус күр. Инде моннан башка (мәсәлән, гыйлемне дошман күрүче) булырга ярамый. Чөнки һәлакәт шунда. Ибн әл-Вәрди бу хәдис шәрифне: [69] «Кешеләр арасында галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы бул. Гыйлем ул — дан күлмәге, һәрбер фәнне үзләштер, надан булма. Азат кеше серләрне белә», — дип китерә.

Гыйлемне дус күрү исә аның әһелен хөрмәт итү, халык арасына аны тарату, белдерү вә өйрәтү, укучыларга вә укытучыларга, һәм дә мәктәп вә мәдрәсәләргә матди вә мәгънәви ярдәмнәр бирүдән, төрле шик һәм яман уйлардан яки искедән мирас булып калган көнчелекләр сәбәпле, гыйлем әһелләренә дошманлык кылулар вә гайбәтләрен сөйләүләрдән, гыйлем-мәгърифәтне явыз ният белән кулланудан саклану вә, гомумән, гыйлем юлында булган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булудан гыйбарәттер. Гыйлемнең фазыйләте хакында кайберәүләр шушы бәетләрне сөйлиләр: «Әгәр гыйлем булмаса, кешеләр бәхетсез булыр иде. һәм хәләл белән хәрам беленмәс иде. Ул — биеклеккә юл күрсәтүче һәм караңгылыкны яктыртучы лампа».

Рәсүлүллаһ хәзрәтләре хәдисләрендә гыйлемгә ихласы булмаган кешеләрне һәлак булучылардан саный. Гыйлемнең әһәмияте никадәр зур икәнлеген белдерү өчен шул җитә булса кирәк. Аллаһу Тәгалә әйткән: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез булырмы?» (Коръән, Әз-Зүмәр,9)

Ризаэддин Фахретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш