Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Җир йөзендә бозыклык кылмагыз

Иң зур бозыклык – ул көферлек, Аллаһка ширек кылу, гаепсезләрнең канын түгү һәм башка күп төрле олы явызлыклар

Аллаһ Коръәндә әйтә: «Төзек хәлгә китерелгәннән соң, җирдә бозыклык кылмагыз, курку һәм өмет белән Аңа дога кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһның рәхмәте игелекле кешеләргә якын». (әл-Әгъраф сүрәсе: 56).

Бу аятьтәге «җирдә бозыклык кылмагыз» – дигән сүз астына барлык булган бозыклыкларны, зурларын да, кечеләрен дә кертергә була. Иң зур бозыклык – ул көферлек, Аллаһка ширек кылу, гаепсезләрнең канын түгү һәм башка күп төрле олы явызлыклар.

«Төзек хәлгә китерелгәннән соң» – сүзенең мәгънәсе, Аллаһ җирне төзек итеп, ширектән пакъ итеп бар кылды. Адәм һәм Һава, аларның балалары һәм алардан соң бик күп буыннар иман белән ширек кылмый яшәделәр. Пәйгамбәребез дә (с.г.в.) ширек, бозыклык һәм төрле явызлыклар кылучы халыкны иманга китерде. Ул алар белән 20 ел көрәште, алардан бик күп каршылыклар күрде. Әмма Аллаһның ярдәме белән алар барыбер Аллаһка иман китереп, Мөхәммәтне (с.г.в.) рәсүл икәнен таныдылар. Иман китереп тормышларын үзгәрттеләр, элекке явызлыкларын калдырдылар.

Шулай итеп, аларның тормышлары төзек хәлгә килде, ширек кылу юк  булды һәм җир йөзендә гаделлек һәм тынычлык урнашты. Шуннан соң Аллаһ бу халыккка һәм безгә дә элеккеге явызлыкларны кире кайтарып бозыклык, көферлек кылмагыз дип әмер итте.

Башка тәфсир кылучылар «җирдә бозыклык кылмагыз» – дигән аятьне, җимеш агачларын кисмәгез, кое-чишмәләрне күммәгез, золым кылмагыз, таламагыз дип аңлаталар. Гомумән, монда кеше үзенең һәм башкаларның тормышын бозучы бөтен булган бозыклыкларны кертергә була. Фәхруддин әр-Рази үзенең «Мәфәтихуль-гайб» исемле тәфсирендә, «Төзек хәлгә китерелгәннән соң, җирдә бозыклык кылмагыз» – дигән аятьне, төзек булган бер генә нәрсәне дә бозмагыз дип аңлата. Ягъни, иманны ширек белән бозу, акылны хәмер белән бозу, нәсел чылбырын зина белән бозу һәм башка шуның кебек бозыклыкларны кертә.

Шушы тәфсирләргә нигезләнеп, «Төзек хәлгә китерелгәннән соң, җирдә бозыклык кылмагыз» – дигән аятьне, матур, чиста, төзек, булган табигатьне, суларны, һаваны бозмагыз, пычратмагыз, нәҗесләмәгез, чүпләмәгез дип аңларга да була. Хәзерге вакытта экологиянең бозылуы зур проблемага әйләнеп бара. Кайбер елга-күлләрдән су эчү генә түгел, хәтта аларда коену да кешенең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

– «Кылган [начар] нәрсәләрнең бер өлешен [дөньяда ук] аларга татытыр өчен, кешеләрнең куллары казанган [начар] нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде. Бәлки, алар [гөнаһлардан] кайтырлар». (әр-Рум сүрәсе: 41).

Суларны нәҗесләү генә түгел, хәтта Аллаһның рәсүле безгә җыелган кечкенә суларга да кереп чумуны тыйды. Чөнки кемдер анда гөселсез һәм тәһарәтсез килеш кереп чумса, бу су белән инде башкалар тәһарәт ала алмыйлар, бу су кулланылган булып санала. Шуның өчен аннан суны алып, читкә китеп коенырга кирәк була. Хәтта тәһарәт алырга теләп, чиләктәге суга кулын керткәнче, учларны юу яки кимендә аларга су тидереп алу кирәк булачак. Кечкенә суларның зурлыгы бер ярдан икенче ярга 5 метрга кадәр булган сулар керә. Кое сулары да, чиләктәге яки кисмәктәге сулар да кечкенә сулар булып санала. Ә инде елга, күл кебек зур суларда яки агучы инеш суларында коену суга зыян китермәс.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә юлларда, күләгәләрдә һәм суларга йомыш үтәүдән катгый тыеп әйтте:

– «Ике ләгънәт кылынган кешеләр арасыннан булудан сакланыгыз». Сорадылар: «Кемнәр соң алар ике ләгънәт кылынган кешеләр?» Ул: «Алар кешеләр йөри торган юлларга һәм (кешеләр ял итә торган) күләгәләргә йомышларын үтиләрдер» (Мөслим).

– «Өч ләгънәт кылынган кешеләр арасыннан булудан сакланыгыз: алар суларга, юлларга һәм күләгәләргә йомышларын үтәүчеләр». (Әбү Даут, Табарани, Ибну Мәҗә китерәләр).

– «Аллаһның рәсүле торак суга сиюдән тыйды» (Мөслим).

Монда йомыш үтәү генә түгел, шушы урыннарга нәҗесләрне, пычракларны, чүпләрне ташлап китү дә керә. Бу пычраклардан кешеләргә зур зыян килә. Шуңа табигатьне пычратудан сакланыйк, кардәшләр.

Дин тоту кешене тәрбияли, аның тормышын тәртипкә сала. Андый кеше үзенең кулы белән дә, теле белән дә башкаларга зыян китермәс. Аллаһ һәр кешене бу дөньяга фитра белән китерде. Шушы фитра эчендә Раббысын тану, яхшы һәм яманны аңлау, вөҗдан бар. Шушы фитра эчендә кешенең чисталыкка омтылу хисе дә бар. Дин белән аның бу хисе, фитрасы тагын да көчәя. Менә шушы чисталыкка омтылу хисе юкка чыкмасын өчен, Аллаһ су булмаганда җир заты белән тәяммум алырга кушты. Ярар, безнең якларда су күп һәм бөтен җирдә дә бар, әмма чүлләрдә, далаларда яшәүчеләрнең сулары бик аз, эчәргә генә җитәргә мөмкин. Шул сәбәпле аларда чисталыкка омтылу хисе юкка да чыгарга мөмкин. Ә инде кеше тәяммум алгач, аның күңелендә, мин чис-тардым, дигән хис пәйда була, шулай итеп аның бу фитрасы бозылмый.

Безнең күбебезнең ишеткәне бардыр яки экраннардан күргәннәребез бардыр, кайбер мөселман яки Африка илләрендә кешеләрнең чүпләрен урамга гына ташлаганнарын. Шул сәбәпле урамда чүп өемнәре барлыкка килә һәм алар шушы чүпләр арасыннан йөриләр. Шундый сорау туа, ничек инде мөселман була торып шулай чүпне урамга гына атып бәреп була. Эш монда диндә түгел, ә экологик тәрбиянең булмавында. Африка илләрендә еш сәфәр кылган бер кешенең шундый аңлатуын ишетергә туры килде. Дини яктан караганда бу чүпләр, шешәләр, пакетлар, кәгазьләр нәҗес түгел. Нәҗес булмагач, алар монда проблема күрмиләр. Ташлар да урамда аунап ята бит, шешәләр, пакетлар аунап ятса ни булган. Алар шулай уйлый. Дини тәрбия бар, нәҗестән алар саклана, әмма экологик тәрбия юк. Алар бу чүпләрне күреп тәрбияләнгәннәр, олыларның чүп атып бәргәннәрен күргәннәр һәм шулай дөрес дип уйлыйлар. Баланы ничек тәрбияләсәләр, ул шундый була инде. Әгәр дә олылар чүпне махсус урыннарга салсалар, ә балалар шуны күрсә, аларга чүпне ташларга ярамый дип өйрәткән булсалар, бу балалар да чисталыкка өйрәнеп тәрбияләнгән булырлар иде. Олылардан балалар начарлык күрергә тиеш түгелләр, югыйсә, олылар киләсе буынны начарлыкка өйрәтүчеләр булырлар. Үзләре дә начарлыкны эшләгәннәре өчен гөнаһ алырлар һәм бу өйрәтүчегә дә шуның кадәр үк гөнаһ булыр диде Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Аллаһның рәсүле тирә-юньне чистартуга, юлларда йөрергә комачаулаган төрле чүпләрне алып куюга зур игътибар бирде. Һәм әйтте: «Миңа өммәтемнең яхшы эшләре дә, яман эшләре дә күрсәтелде. Яхшы эшләр арасында – юлдан кешеләргә зарар китерә торган бөтен нәрсәне алу булса, ә начар эшләр арасында – мәчеттә күмелми калган төкерекне күрдем» (Мөслим). Икенче хәдистә: «....юлдан зыян китерә торган нрсәне алуың белән син садака кыласың». (Бохари, Мөслим).

Ни өчен? Чөнки Аллаһ – Ул Җәмил (матур, гүзәл, пакъ) һәм Ул матурлыкны ярата. Аллаһ табигатьне матур, чиста, төзек итеп бар итте. Ә инде Аллаһ бар иткән гүзәллекне җимерү, пычрату бозыклык була. Иманлы, пакъ күңелле, вөҗданлы кеше үзенә дә, башкаларга да һәм тирә-юнгә дә зыян китермәс. Ул матурлыкны күрә һәм аны аңлый. Бары тик күңеле пычрак, бәхетсез кеше генә тирә-якны пычратыр һәм башкаларга бәхетсезлек китерер.

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бозыклык