"Ислам Нуры" мәчете дә читтә калмады
Дин һәм тормыш

"Ислам Нуры" мәчете дә читтә калмады

Рамазан ае ахырына якынлаша. Авылларыбызда һәр көн саен Ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Балтачның "Ислам Нуры" мәчете дә читтә калмады.

12 июнь көнне хатын-кызлар өчен ифтар оештырылса, 13ендә ир-атлар өчен авыз ачу үткәрелде.

- Чакыруларыбызны кабул итеп килгән кардәшләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде шушы мәҗлесләрне булдыруда һәртөрле яктан кул көче белән матди яклары белән ярдәм иткән кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә малларында бәрәкәт биреп, ике дөнья бәхете насыйп кылса иде! - дип изге теләкләрен ирештерделәр "Ислам нуры" мәчетеннән.

250

Нет комментариев