Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Исламда бай булу

Һәрнәрсәне Аллаһы ризалыгы өчен эшләү кирәк

Һәр кешенең бай тормышта рәхәт яшисе килә һәм без шуңа омтылабыз да. Әмма бу байлыкка ирешү юлы һәр кешенең төрлечә. Динебездә байлыкка ничек карыйлар, аны хуплыйлармы, юкмы?

Бу турыда динебездә ике фикер яши. Беренчесе – байлык кирәк түгелдер. Чөнки хәдистә китерелгәнчә, «Байлык ул – нәфеснең байлыгы». Шушыннан чыгып, кайбер галимнәр, юк, мөселманга бу дөньяда байлык кирәкми, күңел байлыгы гына кирәк», диләр.

Әмма, байлык турында икенче, кара-каршы фикерне өйрәнгәч, аның тормышчанрак икәнен күрәбез. Чөнки Аллаһы Тәгалә дөнья тормышын байлык-мал дигән нәрсә белән бәйләгән. Тамак ачканда ризыгы кирәк, ялангач йөреп булмый – кием аласың, гаиләң белән урамда яшәү дә мөмкин түгел. Әти-әни хакы, гаилә, балалар хакын да малсыз үтәү мөмкин түгел.

Шулай да исламда мал җыю, байлык туплау үзмаксат булып тормый, ягъни акчаны акча өчен җыймыйлар. Әмма кешегә гыйбадәт кылу, Раббысы аның өстенә йөкләгән бурычларны, шул ук ата-ана, хатын, бала хакларын үтәү өчен мал кирәк. Шунлыктан мал эзләү, кәсеп итү һәркем өстендә ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле эш булып тора. Галимнәребез тарафыннан китерелгән хадистә: «Никадәр яхшыдыр изге мал, әгәр ул изге кешенең кулында булса». Без яши торган тереклек дөньясында һәрбер ризык бер Ризыкландыручы Аллаһ кулында. Һәм Аллаһ үзе куйган тормыш кагыйдәләре буенча безгә язган ризыкларны маңгай тире белән хезмәт итеп табарга чакыра. Ирнең гаиләсенә алып кайткан ризыгы да, сарыф ителгән акчасы да сәдакадан китә.

Аллаһ ризыкларны хикмәте белән төрлечә бүлә. Берәүнең гыйлемгә хирыслыгы күбрәк була. Кемгәдер – саулыкта, кемгәдер – балаларда, кемгәдер мал-мөлкәттә өстенлек бирә. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем ни өчен яратылса, шул эшендә җиңеллек табар», – дигән. Малның кешегә авырлык һәм җиңеллек белән килүләре бик күп сәбәпләр белән бәйле. Тик дөньяда һәр рәхәтнең артында михнәт тора. Җиңел акчаның кадере юк. Тир түгеп эшләгәннән соң ипи дә тәмлерәк, көн буе эшләп арганнан соң йокы да татлырак була. Акчасы булган, хәленнән килгән кеше киндер капчыкка төренеп, ямаулы чалбар киеп йөрергә тиеш түгел. Әмма кешенең башкадан яхшырак атта йөрүе (хәзерге көн буенча кыйммәтлерәк машиналы булуы), затлы киемнәргә төренүе үзен башкалардан өстен тотуга, тәкәбберләнеп йөрүгә китермәсен. Чөнки арзанлырак атта йөрүче, ягъни гадиерәк машиналы булучы, кечкенәрәк йортта торучы синнән хәерлерәк кеше булырга мөмкин.

Малны иң элек үзеңә, гаиләңә тоту турында әйтеп киттек инде. Шуны да онытмаска кирәк,  Аллаһы Тәгалә сәдака бирү бәхетен дә теләсә кемгә бирми. Ә чыгасы акча барыбер чыга ул. Аллаһ кешегә малны хәерле, аның өчен файдалы эшләргә тоту өчен бирә Пәйгамбәребез: «Сәдака малны киметмәс», – дигән. Аллаһ изге юлга тотылган малны Үзе арттырып кайтара, кешегә тормыш бәрәкәтен бирә.

Бер мисал китереп узам: Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең сахабасын – Абдурахман ибн Гауфне (р.г.) дөньяда яшәгәндә үк җәннәт белән сөендерде. Аның тормыш юлына күз салсаң, бик гыйбрәтледер. Абдурахман ибн Гауф (р.г.) Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрат кылганда (күченгәндә) бөтен байлыгын шунда калдыра. Чөнки ул хиҗрат кылганда, байлыгының аны тотып, туктатып калуын теләмәгән. Мәдинәгә күчкәннән соң, ул сәүдә белән бик уңышлы шөгыльләнә, байлык та туп-лый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән Табук сәфәрендә булганда, садәка итеп 10 килограмм алтын бирә. Бүгенге көн белән исәпләп карасак, бу 70 миллион сум тирәсе чыга.

Соңыннан үзе вафат булганнан соң, Абдурахман ибн Гауфның (р.г.) сәдака итеп калдырган мирасы 12 тонна алтынны тәшкил иткән, диләр. Бүгенге көн бәяләреннән чыгып исәпләгәндә, ул 900 миллиард доллар булыр иде, сумнарга әйләндерсәк, 8 триллион сумны тәшкил итәр иде. Менә күрәбез, Абдурахман ибн Гауф (р.г.) бай булса да, аны байлыгы исламнан, динебездән аермаган.

Бүген бит, акчам кими дип куркып, сәдака бирергә куркып торучылар бар.   Коръәндә дә, хәдисләрдә дә саранлыкның бәласе күп искә алына. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә «әл-Гыймран» сүрәсенең 180 нче аятендә: «Аллаһының нигъмәтенә ирешеп тә, саран булган кешеләр саранлыгыбыз үз файдабызга дип уйламасыннар. Бу – алар өчен зыяндыр. Саранлык белән калдырган маллары Кыямәт көнендә муеннарына уралыр. Күкләрнең дә, җирләрнең дә мирасы Аллаһныкы, Ул сез кылган эшләрдән хәбәрдар», – диелә. Пәйгамбәр дә юмарт һәм саран кешегә гыйбрәтле мисаллар күп китерә.

Пәйгамбәребез: «Байлык – малның киңлегендә түгел, бәлки байлык – күңелнең бай булуында», – дигән. Чыннан да, кайбер кешеләрнең күңелләре шулкадәр киң, алар, кирәксә, соңгысын чыгарып бирә. Әле шуннан бер рәхәтлек тоя. Ә кайберәүләрнең, кесәләре калынайган саен, күңелләре тарая. Шулай да, Коръән һәм хәдисләрдә кешенең ризыгы киңәю, булган ризыкның бәрәкәтен арттыру сәбәпләре искә алына. Аларны ике-өч сүз белән генә әйтү мөмкин түгел. Мәсәлән, шөкер итү, ата-ана хакы, гаилә кору, балалар тудыру, туганлык җепләрен бәйләү. Ризыкны гадел юл белән табу, бүлешә белү һәм башкалар.


Гарәп телендә бай сүзе «гани» була. Аның туры тәрҗемәсе: башкаларга мохтаҗ түгел дигәнне аңлата. Шуңа күрә: «Раббым, миңа, гаиләмә, киләсе нәселләремә иман-һидаять бир. Хәләл кәсеп, хәләл ризыклар насыйп ит. Хәрамнардан сакла. Кеше кулларына калдырма», – дип сорау бик мәслихәт. Сөекле пәйгамбәребез Аллаһыдан мескенлек, зәгыйфьлек сорамаган, бәлки көч-куәт, гыйззәт сораган. Аның догаларыннан без күрәбез: ул Аллаһы Тәгаләгә фәкыйрьлектән, гаҗизлектән, әҗәттә калудан сыенган.


Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһы ризалыгы өчен эшләү кирәк. Раббысы риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел, дөнья малына ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык.

Барысына канәгать булып, шөкерана кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Рамил Гыйлманов,

Балтач бистәсе Ислам нуры мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: байлык