Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Казанда үткән Ифтарда Балтачтан кемнәр катнашкан (+фоторепортаж)

Кичә, ягъни 15 июньдә Казанның Теннис академиясендә Республика ифтары үтте.

Биредә Балтач районыннан да вәкилләр катнашты.

- Ифтарга килүчеләр Ильяс Халиковның мөнәҗәтләрен, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазен тыңлады. Ифтарда балтачлыларга да урын түрдән иде. Биредәге җылы атмосфера үзеңне өйдә кебек хис итәргә мөмкинлек бирде. Һәр вәгазь, һәр дога, үгет-нәсыйхәтләрне йотлыгып тыңладык, - ди Ифтар мәҗлесендә катнашкан Кариле авылыннан Роза ханым.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даимә рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250