Кенәбаш мәчетенең бинасы искереп, тыштан матурлыгын югалтса да, авылдашларыбыз җомга намазларына да, гает намазларына да күп булып җыела анда.
Быелның Ураза гаетенә җыелгач, мәчеткә төзекләндерү кирәген күреп йөргән Рамил Гыйльмуллин тәвәкәлләп, ремонт эшләрен башлап җибәрәчәген белдерә.
Рамил Әнәсович бүгенге көндә «Дуслык» җәмгыятен җитәкләсә дә, туган авылында яши бирә. Авылыбыздагы эшләрдән беркайчан да читтә калмый ул. Туган җирен кайгыртып, аңа һәрьяклап ярдәм итеп яши. Менә мәчеттәге төзекләндерү эшләре дә бик тиз генә башланып китте һәм инде төгәлләнүгә таба да бара.
Нет комментариев