Кода килеп идея бирде
Комзавод авылы мәчетенә нурлар иңгән
Бу көннәрдә Комзавод авылы мәчете икенче сулыш кичерде, изге йортка янә нурлар иңде. Мәчетнең имамы Рифат хәзрәт Минмуллин кодасының киңәше белән иман йортына хәйран үзгәрешләр кертте.
— Яхшы эшкә юл күрсәтүчегә әҗер-савап языла, ди, шуңа күрә, кодам Хөсәен улы Раифка Аллаһының чиксез рәхмәтләре барып ирешсә иде, — ди Рифат хәзрәт.
Рифат хәзрәтнең кодасы Раиф Хәмидуллин Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш дигән авылдан, эшмәкәр, заманында сыер фермасы да, атлар да тоткан, кибет тә ачкан, кулыннан килмәгән эше юк, кыскасы. 60лап аты булган, хәзер киметкән, егермеләп кенә калган. Шул атлардан рәхәтлек табып, лаеклы ялга чыгып, яшәп яткан мәле.
— Менә шушы кодам үткән ел үзләренең мәчетләрендә бихисап күп эшләр башкарды, - дип сөйли Рифат әфәнде. – Мәчет тәрәзәләреннән нык суык үтә иде, – кырыйларына калай куйдыртты, анысын үзем барып тәртипләп кайттым. Чуен коймаларын буятты, янәдән миңа багана башларына колпаклар ясатты. Идәннәре бик шыгырдый иде, аларны сүттереп, яңа сайгаклар салды. Беткәнче үзе эшләде дисәм дә ялгыш булмас. Келәм кайтарттылар, кодагый белән бергә аны җәйделәр, тәһарәтханәне яңарттылар, – заманча шундый матур итеп ясап куйдылар. Ярдәм итүчеләр барлыкка килеп кенә торды. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән мәчетнең түшәменә минвата кайтартып, аны җәеп куйдылар. Түбәдән су үткән җирләре бар, тик анысына финанс җитеп бетми әле. Ярар, бераз тынычлап ял итәрсең дигән идем,... тынычлый торган кеше түгел инде ул. Комзаводка ике атна элек килеп китте дә, синең мәчеттәге минбәрең матур түгел, ди. Кырып эшләнгән иде ул, башта матур иде, хәзер кайтышланды. Буяп куйдым, матурайды. Келәмне дә алмаштырырга кирәк, ди, үзләренең мәчетләреннән артып калган келәме булган, безнең мәчеткә әйбәт кенә булды, артып калганы миһрабка куелды, аннан калганы ялдына туры килде. Әле тагын яңа идеяләр биреп кайтарды. Мәчеткә кергәндә укыла торган доганы мәчет ачылганда ук куйган идек, төсләре дә уңган, чебен дә кунган булгандыр инде аңа, алмаштыр инде моны, ди. – Балтачтан Илшат Хөсәенов матур итеп аны да ясап бирде, Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын аңарга. Ремонт вакытында идәннәр дә, стеналар да пычранды, – авыл ханымнары юып-чистартып бирде. Шул көнне кичкә кода килеп, келәм җәйде. Менә бүген дә, Аллаһы боерса, вәгазь кичәсе оештырабыз. Вәгазь кичәләре гел оештырылып тора. Шушындый кичәләргә авылдашлар, кардәшләр, читтә яшәүче авылдашларыбыз да җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев