Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күршеләр "Хезмәт" аша Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәт белдерә

18 март көнне Арча районы Сөрде авылы халкы Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашты.

Сөрде авылы мәчете иртәдән күңелле ыгы-зыгыдан гөрләп торды,чөнки безгә танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин кебек мәгьрифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, дистәләгән китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашырга насыйп булды.

Балтач районы, Куныр авылы кызы, бүгенге көндә безнең авылда яшәп ятучы Гөлнура апа Муллагалиевага очрашуны оештырырга үзеннән зур өлеш керткәне өчен авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ерак араларны якын итеп, үзенең кадерле минутларын сарыф итеп, безнең авыл халкы белән очрашып сөйләшергә ризалыгын белдереп, очрашуга килгән Җәлил хәзрәт Фазлыевка да "Хезмәт"газетасы сайты аша иң олы рәхмәтләребезне белдерәсебез килә. Аңа тормышында гаиләсенә, балаларына тазалык-саулык,тыныч имин тормышлар, кешеләрнең җанын дәвалый, рухын күтәрә, авыр чагында дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә торган вәгазьләре белән тәрбия алымнарын дәвам итүен теләп калабыз.

Сөрде авылы халкы исеменнән китапханәче Альбина Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250