Нөнәгәр балаларын кем сөендергән?
Дин һәм тормыш

Нөнәгәр балаларын кем сөендергән?

Балалар алар килгәнен көтеп алалар, үз белгәннәре белән сөенеп уртаклашалар

Комзавод авылы имамы Минемуллин Рифат ел саен үзенең тормыш иптәше Розалия белән берлектә, гает алдыннан Нөнәгәр балалар бакчасы сабыйлары белән бик матур, эчтәлекле очрашу үткәрә.

Балалар алар килгәнен көтеп алалар, үз белгәннәре белән сөенеп уртаклашалар. Сорауларга җавап биргән балаларга алар аерым бүләк бирәләр. Менә шунсы кызык та инде балаларга. Әти-әнисе, яраткан әбиләре өйрәткәннәрне алар теләп сөйлиләр.

«Очрашудан соң, Минемуллиннар гаиләсе балаларны сөендереп, бүләкләр тапшырды. Әлеге гаиләгә сәламәтлек, тигезлек, көтелмәгән шатлыклар теләп олы рәхмәтебезне җиткерәбез», ди Нөнәгәрдән үз хәбәрчебез Зөлфидә Тләкова.


Рифат Минемуллин

Нет комментариев