Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Саваплы көннәр җитте: Зөлхиҗҗә аена кердек

Бүген - 19 июнь көнне Зөлхиҗҗә ае башланды.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Зөлхиҗҗә ае башланды. Әлеге айның атамасы «Хаҗ» сүзеннән алынган. Ул мөселманнар өчен изге булган, иманның биш баганасының берсе булган Хаҗ сәфәре кылына торган ай булуга ишарә итә.

Зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көнендә мөселманнар ураза тотарга, күбрәк дога-зикерләр укырга, игелекле эшләр кылырга тырыша.

Зөлхиҗҗәнең 9нчы көне — Гарәфә көне. Гыйбадәтләр кылу өчен ул елның иң яхшы көн. Бу көнне күкләр вә җир яратылган, бу көнне Тәмугтан азат итү бүләк ителә. Гарәфә көнендә барлык догалар кабул ителә һәм дога кылучының барлык гөнаһлары юып төшерелә.

Һәм инде 28 июнь көнне зур бәйрәмебез — Корбан гаете җитә. Бу көнне хәле җиткән мөселманнар корбан чала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зөлхиҗҗә