Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмасы

— Мине бер сорау кызыксындыра. Беренче иңгән Коръән сүрәсе «Укы» булса да, нигәдер Коръән «Фатиха» сүрәсеннән башлана. Коръәнне туплауда, тәртипләүдә нәрсәгә игътибар бирелде икән?
— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим... Белгәнебезчә, Коръән Пәйгамбәребез (с. г. в.)гә 23 ел дәвамында иңде. Кайбер сүрәләр, бигрәк тә озыннары, өлешләп-өлешләп, дәвамлы вакытта иңдерелде. Рамазан айларында Пәйгамбәребез(с. г. в.) Коръәнне Җабраил фәрештәгә тулысынча, нәкъ менә без белгән тәртиптә укып чыга иде. Һәм дә сахабалар, Пәйгамбәребез укыганча, башта «Фатиха», аннан озын сүрәләр тәртибендә Коръәнне төзеделәр.
— Мәчеттә намаз укыганнан соң да калып күбрәк вакыт үткәрсәң, шуның кадәр саваплырак, дип ишеткәнем бар. Бу дөресме? 
— Мәчеттә намаз укуның ирләр өчен 27 тапкыр дәрәҗәсе югарырак. Пәйгәмбәребез (с. г. в.) хәдисендә килгәнчә, кеше намаз укыган урынында нихәтле озак утыра, аннан торып киткәнче фәрештә аңа дога кылып тора. Хәдистән аңлашылганча, сүз намаз уку урыны турында бара, шуңа ирме, хатын-кызмы, мәчеттә укыймы, өйдә намазын башкарамы, намаз тәмамлангач зикерләр укып, догаларын кылып озаграк торган вакытта фәрештәләр аңа дога кылып торыр. Монда бар эшеңне куеп, бары зикер, дога әйтеп утырырыга кирәклеге турында бармый. Зекерләрнең озак итеп әйтү, догаларны тиешенчә уку аеруча рамазан аенда хуплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш