Сездән – сорау, бездән – җавап
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Телефон, компьютер һәм башка төрле җайланмаларның экранына Аллаһ исемен кую рөхсәт ителәме?
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Аллаһ Тәгаләнең исемен, Коръән аятьләрен әдәпсез булмаган һәм дә аның хөрмәтенә зыян китерми торган урыннарга — телефон, компьютер һәм башка төрле җайланмаларга куярга мөмкин. Әмма «Аллаһ» исеме ачылган хәлдә, әйтик, шул ук телефон белән бәдрәфкә керү дөрес гамәл булмый. Шуны да өстәргә кирәк, телефонның тавышына куя торган авазларга Коръән аятьләре кую киңәш ителми. Чөнки телефон чылтыраганын белдереп, Коръән аяте ишетелә башласа, гадәттә сүндереп куела, ә бу исә Коръәнне тыңламыйча, сүндереп куйган кебек була. Шул сәбәпле, телефонның чылтыраган тавышына Коръән аятьләрен кую әдәпле булып саналмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев