Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Шода авылы мәчетендә атна дәвамында җәйге ял чарасы узды

- Көче кергән барлык әти-әниләргә, әби -бабайларга рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип хәбәр итә мөгаллимәләр

Шода авылы мәчетендә атна дәвамында җәйге ял чарасы узды. Чараны оештыручылар һәр көнне күңелле дә, файдалы да итәргә тырышты.

Балалар һәр иртәне мөгаллимәләр белән бергә сорауларга җаваплардан башлап, дәресләрдә Аллаһ исемнәрен, Пәйгамбәрнең тормышын өйрәнеп, ярыша-ярыша Коръән ятладылар. Саф һавада ял итеп, кызыклы мастер-классларда катнашып, бергәләп намаз укыды, догалар кылды.

Ял чарасының соңгы көнендә балалар алган белемнәрен «Своя игра» ярдәмендә сынады. Һәр балага күчтәнәчләр, бүләкләр, дипломнар бирелде.

- Көче кергән барлык әти-әниләргә, әби -бабайларга рәхмәтебезне җиткерәбез, –  дип хәбәр итә мөгаллимәләр.

Аерым рәхмәт Фәйрүзә Зәкиевага. Шушы җаваплы эшне оештырып, дин юлында хезмәт куйган өчен Аллах аңа ике дөнья бәхете бирсен! Эшләре дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шода авылы