Шода егетләре авылдашларын куандыра
Егетләрнең изге гамәлләре мактауга лаек, авыл халкы аларга бик рәхмәтле
Инде менә ничә еллар Шода мәчетендә Җәмил Хәлирахманов Рамазан аенда авылдашлары өчен ифтар мәҗлесләре үткәрә. Шушы көннәрдә читтә яшәүче Шода егетенең иганәчелек ярдәме белән кабат Ифтар ашы уздырылды.
Җәмил хәзрәтнең максаты авылдашларны мәчеткә тарту. Аның бу изге гамәле мактауга лаек, авыл халкы аңа бик рәхмәтле.
Шунысы куандыра, читтә яшәүче яшьләр авылны онытмыйлар. Шушы көннәрдә егетләр мәчет манарасына утлар куйды. Хәзер мәчет манарасы әллә кайлардан балкып утыра, утлары авылны ямьләндереп тора.
Эшләгән изгелекләрегез өчен Аллаһның рәхмәте булсын, эшләрегез гел уңышлы барсын, гаиләләрегездә гел иминлек булсын, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев