Сосна авылында зурлап Ифтар мәҗлесе үткәрделәр.
Авылларда Ифтар ашлары уздыру дәвам итә. Узган атнада мондый мәҗлес Сосна авылында да узды. Ифтарга 100гә якын кеше килгән иде. Динебезнең торышы, изге Рамазан аенда мөселманнарга фарыз булган гамәлләр турында әйтелде, фитр һәм фидия сәдакалары турында искәртелде.Оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә Аллаһның рәхмәте яусын.
Илсөяр Габидуллина
Нет комментариев