Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең әһәмияте турында искәртте

Үзенең мөрәҗәгатендә ул Исламның Идел буе Болгары үсешендә, татар халкының мәдәни һәм рухи үсешендә төп роль уйнавын искәртте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көне билгеләп үтелә торган 21 май уңаеннан республика халкына һәм ватандашларына мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Россия халыклары бердәмлеге елында бу дата аеруча символик мәгънәгә ия була.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул Исламның Идел буе Болгары үсешендә, татар халкының мәдәни һәм рухи үсешендә төп роль уйнавын искәртте.

"Безнең борынгы Болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткәннән соң мәдәниятебез гаять югары дәрәҗәдә чәчәк аткан: сәнгатьтә, фәндә, әдәбиятта, архитектурада, мәгарифтә һ.б. шуңа күрә татар халкының, аларның варисы буларак, киләчәге дә дини хезмәттә ята. Коръән-татар милләтенең рухи нигезе, дин-безнең мәңгелек юлдашыбыз һәм маяк", - диде Камил хәзрәт.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дине