Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре

19 июльдә Гарәфә көне була, шул ук вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана һәм 23 июльгә кадәр дәвам итә.

Гарәфә көнендә (19нчы июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (23нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ сайты ; фото: mahalla1.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме Гарәфә көне Тәкбир әт-Тәшрик көннәре