25 июнь көнне районыбыз мәчетләрендә Ураза Гаете укылачак.
Динебез кушканча, аның вакыты кояш чыкканнан соң бер сөңге биеклеге күтәрелерлек вакыт үткәннән (якынча 30-40 минут) өйлә намазына кадәр билгеләнгән. Татарстан Диния назәрәте исә, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, һәр мәхәллә аны үзе билгеләргә хокуклы дип тәкъдим итә. Димәк, һәр авылда Ураза Гаете вакыты турында имамнардан белешергә кирәк. Ә район үзәге мәчетләрендә исә Гает иртәнге сәгать алтыда укылачак.
Нет комментариев