Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Уразадан ничек итеп дөрес чыгарга

Бүген Уразаның соңгы көне. Иртәгә Ураза гаетенең беренче көне билгеләп үтелә. Уразадан дөрес чыгу ысуллары, гаеткә әзерлек турында табиблар һәм дин әһелләре менә нәрсәләр ди.

"Уразадан чыгуның сәламәтлеккә начар йогынтысы юк. Иң мөһим шарт - артык күп ашамау. Гает бәйрәменнән соң мөселманнарның бер-берсенә кунакка йөрешеп, сыйлануы - гадәти хәл.
Билгеле, чаманы белеп ашарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: "Тулып торудан иң зур зарар күрүче савыт -ул ашказаны". Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Дин безне чама белеп тукланырга өйрәтә", - ди Казанда шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган медицина үзәге баш табибы Айрат Хәкимов.

Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнеп, уразадан чыкканда: "Йә Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, гөнаһларымны ярлыка. Киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, игелекләр кылырга насыйп ит", - дип, ихластан Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кем Рамазан аен каршы алганда сөенсә һәм Рамазан ае киткәндә кайгырса, җәннәт аңа вәҗиб булыр", - дигән. Без, бер яктан, Рамазан аендагы нигъмәтләрнең башка айларда булмавына кайгырабыз, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга насыйп итәр дип өметләнәбез.


Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250