Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Утыз еллык рухи тәрбия үзәге

Җәлил хәзрәтнең яңартылган мәчеткә иң элек аналарны җыеп хөрмәтләве дә табигый

Бөрбашта Җәлил хәзрәт яңа мәчеткә зурлап кунак-лар җыйды. Бәйрәмгә авылның мәчеткә йөрүче барлык әби-апалары янында дәрәҗәле Казан кунаклары — журналист Гөлназ Шәйхи, язучы Равилә Шәйдуллина булды.
Җәлил хәзрәтнең яңартылган мәчеткә иң элек аналарны җыеп хөрмәтләве дә табигый.
Без җыелган бүлмә иркен, якты, зәвыклы. Биредә укучы кыз балалар, хатын — кызлар дин сабагы өйрәнә, дини бәйрәмнәр, төрле чаралар үтә.
Дәресләрдән соң мәчетнең уңган-булган апалары укучыларны телеңне йотарлык самса һәм чәй белән сыйлыйлар икән. Ул тәмле самса белән без дә чәй эчтек, кайнар пылаудан авыз иттек.
Кичәнең эчтәлеге гаять бай, мәгьнәви, тәрбия-ви булды. Ул Саимә абыстайның Корьән укуы белән башланып китте. Өлкән яшьтә булса да тавышы матур, көчле, хәтере искиткеч!
Очрашу барышында әңгәмәләр, чыгышлар нәкь менә бала тәрбияләү алымнары, алар белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек көйләү турында булды. Әниләргә багышланган шигырьләр дә тирән мәгьнәгә ия иде.
Очрашудан мин шундый фикер белән кайттым: Әниләр турында кайгырту елга бер үткәрелгән чаралар гына түгел, даими булырга тиеш. Юкса шигырьләрдәгечә килеп чыгарга мөмкин:
Вакыт җиткәч кенә кадерләргә...
Әниләрне илтеп куйдык каберләргә.
Әлеге мәгьнәле чараны үткәрүдә көче кергән һәркемгә һәм әлбәттә Җәлил хәзрәткә Аллаһның рәхмәтләре булсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының яратуын тоеп яшәсеннәр!


Әминә Мөхәммәтҗанова, 
педагог, әхлак мөгаллимәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет