"Зөлхиҗҗә аеның беренче җомгасында район үзәк мәчетендә хатын-кызлар җыены булды", - дип хәбәр итәләр Балтач мөхтәсибәтеннән.
Уку елы якынлашкан көннәрдә гыйлем алуның фазыйләте, алган гыйлемнәрнең файдасын табу, әсәрен, бәрәкәтен күрү хакында гаять мәгънәле вәгазь тыңланды, мөслимәләребез күңелләрен Коръән аһәңе белән нурлады .
Вәгазь - нинди генә очракта да җанга дәва, күңелгә шифа бирә. Кайчакта проблемаларын сөйләп, кемнән дә булса ярдәм өмет итүче мескенкәй-бичара хатыннарга мәчеткә килегез, вәгазь тыңлагыз, җаныгызга тынычлык иңәр диясе килә.
Нет комментариев