5 май көнне авылыбызның бертөркем игелекле егетләре зурлап ифтар ашы әзерләделәр.
Зур казанда пешкән искитмәле тәмле пылауны, тагын башка күчтәнәчләрне өлешләп пакетларга салып, ураза тотучы барлык авылдашларның өйләренә таратып чыктылар. Изге Рамазан аенда кылган шушы изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.
Авылыбызда шушындый игътибарлы, мәнле яшьләр булуы белән бик горурланабыз.

Ләйлә Габделхакова
Яңгул авылы
Нет комментариев