Хатын китте...
Борнак егете, шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр әле күптән түгел генә гаилә корып җибәргән иде.
Хатын китте. Кичә. Төнгә каршы…
Бикләп төштем иртән ишекне.
Төне буе ямансулап чыктым.
Йокым йокы түгел шикелле.
Фатир ачкычларын портфелемнән
Булмаган бит күптән алганым.
Утлар сүнгән өйгә кайту авыр.
Әйтеп тормыйм хәтта калганын.
Аш бүлмәсен йөз кат читләп уздым.
Яттым кырын диван читенә.
Юрганым да җылы бирми кебек
Ялгыз ирнең салкын киченә.
Өчпочмакка бер кат ияләнгәч,
Үтми хәзер күкәй тәбәсе…
Рәтләндеме дөньялары, дисәм…
Менә тагын тукран тәүбәсе.
Кибәргә дип элгән керләренә
Бармак очларымны тидердем.
Гөлләр белән серләр уртаклаштым,
Мең мәртәбә сагынып өлгердем.
Карлар ява балкон уртасына.
Мин вакытлы гына буйдак ла.
Ике көнгә әти-әнисенә
Хатын китте бары кунакка.
Шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр әле күптән түгел генә гаилә корып җибәргән иде. Ренат хәзер социаль челтәрләрдә гаилә тормышын да яктыртып бара. Әле менә тормыш иптәшен әти-әнисенә кунакка озаткан да, ямансулап, шаян шигырь иҗат иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев