Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары турында

Дарулар сатып алу өчен 10 мең сум түләү бирелә

Татарстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чаралары кысаларында бала туганда комплектлар бүләк ителә, балалар бакчасына түләүнең 100 процент компенсациясе кайтарыла, шулай ук дарулар сатып алу өчен 10 мең сум түләү бирелә, дип яза Татар-информ

Керемнәре яшәү минимумыннан (2025 елда 15 073 сум) түбән булган аз керемле гаиләләр өч яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен 10 мең сум түләү ала. Моннан тыш, мондый гаиләләргә бала табу йортыннан чыкканда, балалар өчен кирәк-яраклар комплекты бүләк ителә. Комплектта сабыйга кирәкле әйберләр, шул исәптән гигиена чаралары һәм республикада җитештерелгән киемнәр бар.

Моннан тыш, татарстанлылар, керем дәрәҗәсенә карамастан, беренче бала өчен балалар бакчасына түләүгә 20 процент компенсация ала. Бакчага ике бала йөргән очракта, беренче балага 20 процент, икенчесенә 50 процент компенсация түләнә. Өч бала йөргән очракта исә өченче балага компенсация 70 процентка кадәр арта (беренче ике балага үзгәрешсез кала).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев