Хезмәт

Балтач районы

16+
Имин юл - имин гаилә!

Яңа елны урманда каршылаганнар

Чиләбедә яшәүче гаилә Башкортстанга Яңа елны каршыларга барганда урманда тоткарланып калган.

Олылар һәм балалар төнне машинада үткәргән, анда Яңа елны каршылаган, ә туганнары ул арада бөтен Көньяк Урал буйлап хәвеф игълан иткән. Һәлакәтнең нечкәлекләрен Чиләбе өлкәсе эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.

Чиләбедән ир белән хатын үзләре белән сәфәргә улларын һәм бертуганының улын (11 һәм 14 яшьлек балаларны) алып киткәннәр. Навигатор «иң кыска юл» күрсәткәч, машина йөртүче урманга борылган, ә аннары кар астында күренми торган кечкенә генә елгага килеп кергән. Машина батып калган. Бу урында элемтә булмаган.

Туганнары, аларны югалтып, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ике бала белән югалган машина турында тиздән Башкортстан чигендә кизү торучы барлык полицейскийлар да белгән. ЮХХДИ хезмәткәрләре барлык юлларны тикшергән, ә Катав-Ивановск полициясе урманнар буйлап кар машиналарында йөргән.

Тиздән югалганнарны тапканнар - аларның машинасы Ләмәзе бистәсе районында торган, бу Катав-Ивановскига кадәр 30 чакрымнан артык һәм «Урал» М-5 трассасыннан 55 чакрым ераклыкта.

"Гаилә машинада кунарга карар кылган. Иртә белән барысы бергә ярдәм эзләргә китткән һәм, ун чакрым чамасы баргач, Ләмәзе поселогына килеп чыккан. Монда аларны җирле турбаза директоры сыендырган, анда алар җылынган, туганнары белән шалтыратышкан һәм полициягә үзләренең кайда булулары турында мәгълүмат тапшырган", — дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгында.

Килгән полиция хезмәткәрләре барысы да тәртиптә булуына инанган һәм батып калган чит ил машинасын чыгарган. Мондый маҗарадан соң гаилә Башкортстанга барудан баш тартып, өйләренә кайтып киткән.

 

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имин юллар