3 яшьлек баланы бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

3 яшьлек баланы бәрдергән

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул кинәт юлга йөгереп чыккан.

Бу турында ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итә. Фаҗига Октябрь проспекты урамында булган. Машина руле артында 24 яшьлек егет барган.

Әйтергә кирәк, бу урында җәяүлеләр кичүе юк. Шоферның хәмер куллануы расланмаган.

Бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Әлеге вакытта ул дәваханәдә. Бу фаҗига буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерүләр үткәрә, дип яза Кызыл таң.

Сак булыгыз, дуслар!

Фото: pixabay.com/ru


дтп

Нет комментариев