Юл-транспорт һәлакәтендә якташыбыз һәлак булган дигән күңелсез хәбәр алдык
Кичә, көндезге сәгать өч тирәсендә республиканың Арча районы Казан-Малмыж юлында авария булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобилендә биш кеше булган. Ашыгыч ярдәм машинасы 4 кешене хастаханәгә алып киткән. 50 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Бер зыян зыян күрүче пассажир - райондашыбыз, хастаханәдә вафат булган дигән кайгылы хәбәр килеп иреште. Һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының авыр кайгылырын уртаклашабыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-tagyn-yul-faigasynda-keshe-lde
Комментарии
Без имени
0
0
Минем абыем улде