Арчада велосипедчыны бәрдергәннәр
Юл хәрәкәте иминлеге

Арчада велосипедчыны бәрдергәннәр

Велосипедчы, төп юлдан килүче автомобильгә юл бирмичә, кинәт төп юлга чыга һәм нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте барлыкка килә

24 июньдә 18 сәгать 40 минутта Арчаның Агрономическая урамында Сеҗе ягыннан Арчаның Коммуна урамына таба хәрәкәт итүче ВАЗ-211440 маркалы автомобиле 2006 елгы велосипедчыны бәрдерә. Велосипедчы, төп юлдан килүче автомобильгә юл бирмичә, кинәт төп юлга чыга һәм нәтиҗәдә, барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәте ала, дип яза Арча хәбәрләре.

Фото: arskmedia.ru


дтп

Нет комментариев