Бистәнеӊ үзәк урамында хәрәкәт итү тәртибе даими алышынып тора, шуныӊ өчен шоферлардан нык игътибарлы булу сорала.
Хәзер Хади Такташ урамыннан (халык телендә колхоз урамы) Ленин урамына төшкәндә сул якка хәрәкәтләнергә ярамый. Бу турыда автомобиль йөртүчеләрне инде ике атнадан артык куелган юл билгесе кисәтә. Игътибарлык җитмиме, әллә иренәбезме, Ленин урамына кереп, сулга борылучылар һаман да очрап тора. Әгәр дә юл-транспорт фаҗигасе булса, гәепле итеп ялгыш кергән автомобиль хуҗасы танылачак. Сулга борылмыйк, җәмәгать!
Нет комментариев