Балтач үзәгендә авария
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач үзәгендә авария

Бистәнең Ленин урамында ике машина юл бүлешә алмаган, дип язалар социаль челтәрдә.

Балтач бистәсендә сәгать уннар тирәсендә, Ленин урамында урнашкан кибет тукталышы янында, ике машина "чәкешкән". Машиналарына зур зыян килмәсә дә, кәефне төшерә торган хәл. Халык бик күп җыелган, бәйрәм алды ыгы-зыгысы бит, олысы-кечесе Сабантуйга әзерләнә: кунаклар каршыларга запасын туплый, ризыгын, кием-салымын ала. Шул сәбәпле бу көннәрдә урамнарда аеруча җанлылык сизелә.

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәм алды көннәрендә болай да мәшәкатьләр арта, инде мондый күңелсез мәшәкатьләргә тарымас өчен үтә дә игътибарлы булсак иде: җәяүлебез дә, руль артына утырганыбыз да.

Фото: социаль челтәрдән


дтп

Нет комментариев