Юл хәрәкәте иминлеге
Балтачта административ хокук бозганнар 5 мең сум түгел,15 мең түли
2017 елның 4 аенда Балтачта 65 шоферга карата административ протокол төзелеп судка җибәрелгән.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Исегезгә төшерәбез: административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына. 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.
2017 елның 4 аенда 65 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 62сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 3 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде. Бу штраф суммасы 5 мең сум булган очракта 15 мең итеп түлисе дигән сүз.
Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны район ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИ бүлегендәге терминалга килеп түләргә булла, дип кисәтә Балтач юл хәрәкәте инспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев