Балтачта булган юл-транспорт һәлакәте күп кенә машиналарга зыян салган (+видео)
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта булган юл-транспорт һәлакәте күп кенә машиналарга зыян салган (+видео)

Бүген Балтач сөт-май комбинаты янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, рульдә Марий-Эл республикасы шоферы булган. Аның янында барган пассажирны ашыгыч ярдәм хезмәте алып киткән. Машина йөртүче исән-сау. Һәлакәт ни сәбәпле килеп чыкканы билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренчә, машина кинәт кенә юл читенә төшеп киткән.
Нәтиҗәдә, сөт-май комбинаты парковкасындагы машиналар да зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәбе ачыклана. Бу һәлакәттә исән калу могҗизага тиң! Юлларда исән-сау йөрик!

baltasi.rul


250

Нет комментариев