Бүген көндезге 11 тулып 5 минутта Балтачка Норма ягыннан керә торган юлда авария була.
Төзелеш материаллары кибетенә таба борылырга торган "ВАЗ-2110" машинасына тиешле араны һәм тизлекне сакламаган "Лада Калина" машинасы килеп бәрелә. Нәтиҗәдә "десятка" төзелеш материаллары сатыла торган кибет яныннан чыгып килә торган "четверка"га килеп бәрелә. Ә бит кайбер кешеләр игътибарлырак булса, бу һәлакәт булмыйча да кала ала иде. Юлларда сак булыйк, хөрмәтле шоферлар.
Нет комментариев