ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора.
Кисәтүләргә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 24 июнь көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.
Район ЮХИДИ бүлеге.
Фото:ogibdd_baltasi
Нет комментариев