Бистәдәге мунча янында янә авария (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Бистәдәге мунча янында янә авария (фото)

Балтач үзәгендә янә юл-транспорт һәлакәте.

Бистәбездә машиналар күп, шунлыктан алар белән идарә итүчеләргә аеруча нык игътибарлы булу сорала. Әмма барлык машина йөртүчеләр дә тизлекне һәм тирә-якта хәрәкәт итүче машиналарны карамый, нәтиҗәдә бистәдә аварияләр еш булып тора. Чираттагысы, бүген өйлә вакыты алдыннан, Нариман урамында, «Мунча» борылышы янында булды. «Toyota Corolla» машинасы уӊ яктан барган килеш, сулга, үзәк универмаг юнәлешенә борылмакчы була. Машина йөртүче, уӊ як юл полососыннан килүче «Лада» машинасын күрми, аныӊ белән бәрелешү ясый.
Урынга килгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче хезмәткәрләр тикшерү эшләрен алып баралар.

250

Нет комментариев