Бәйрәм иткәч, ире хатынын машина белән таптый
Юл хәрәкәте иминлеге

Бәйрәм иткәч, ире хатынын машина белән таптый

Тәтешле районының Әрибаш авылының Үзәк урамында Нефтекамада яшәүче 30 яшьлек исерек ир, ВАЗ-2115 автомобиле белән каршына килгән 25 яшьлек хатынын таптата.

Баш  автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында  Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш авылының Үзәк урамында Нефтекамада яшәүче 30 яшьлек исерек ир, ВАЗ-2115  автомобиле белән идарә итеп, каршына килгән 25 яшьлек хатынын таптата. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук җан бирә.

Ирле-хатынлы бу авылга кунакка килгән була. Яшь хатын урамда җәяү йөреп килергә була, ире исә рульгә утыра, дип яза Өмет басмасы.

"Башинформ".

Фото: omet-rb.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җинаять

Нет комментариев