Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!
6 декабрьдә 22.00 сәгатьтә М-7«Волга» - Бәзәкә автомобиль юлының 8 нче чакрымында (Менделеевск районы), 1994 елда туган «Hyundai» автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыгып, 1983 елда туган ир-ат идарә иткән «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Шуннан соң «КамАЗ» автомобиле дамба астына төшеп каплана.
Нәтиҗәдә, «Hyundai» автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була, ә аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. ️ ️ ️️ ️ ️
Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!
Нет комментариев