Йөк машинасы хатын-кызны таптаган фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөк машинасы хатын-кызны таптаган фото)

Хатын-кыз урында ук вафат була.

26 май көнне Алабуга шәһәренең Тынычлык проспектында тротуардан баручы хатын-кызны йөк машинасы таптый.

Йөк машинасы Тынычлык проспектындагы кибетләрнең берсенә товарны бушатыр өчен тротуар буенча артка таба хәрәкәт итә. Бу вакытта тротуардан  кешеләр үтә торган була. 1961 елгы атын-кыз машина астында кала. Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, ул алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук вафат булган.

Чыганак


Нет комментариев