Йөкле хатын-кыз катнашында авария булган. Кем гаепле?
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөкле хатын-кыз катнашында авария булган. Кем гаепле?

Егетнең башына җитди зыян килгән.

Казанда Ершов һәм Әбҗәлилов урамнары чатында рульгә утырган йөкле хатын-кыз электр самокатындагы бер егетне бәрдергән.

Бу хәл 9 июньдә кичен булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөкле хатын-кыз светофорның яшел утына чыгып, «зебра»дагы егетне күрмичә калган.

Егетнең башына җитди зыян килгән. Ул хастаханәгә озатылган.

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев