Юл кагыйдәләренең һәрберсе кан белән языла
Юллар, юллар, аларда көн саен күпме кешеләрнең гомере өзелә... Узган ел районыбызда кеше гомере өзелүгә китергән аварияләр булмады, ләкин ел-елга охшап килми шул.
Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән аралашып алдык.
— Юллардагы фаҗигаләрне булдырмый калуда шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итәргә тиеш, — ди Искәндәр Рашатович.
Быелның җиде аенда Татарстан территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 163 кеше һәлак булган һәм 2138 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз территориясендә җиде ай эчендә җитди 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган.
Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, тизлек режимын сакламау, иминлек каешларын куймау, автомобиль белән арыган хәлдә яки алкогольле эчемлек кулланган килеш идарә итү. Иң авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләре булып, транспорт чараларының кара-каршы бәрелешүе тора. Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында каршы як полосага чыгу белән бәйле 134 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 56 кеше һәлак булган һәм 223 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Шушындый төрдәге юл-транспорт һәлакәтләренә мисаллар китереп үтәсем килә.
9 июль көнне Тукай районында «Лада» автомобиле белән идарә итүче 29 яшьлек шофер каршы як полосага чыгып, «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак була, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Бу һәлакәттә ике яшьлек сабыйның гомере өзелә.
26 июль көнне Алексеевск районында «Москвич» автомобиле белән идарә итүче шофер каршы як полосага чыгып, «Фольксваген» автомобиленә бәрелә, нәтиҗәдә икенче машина каршы як полосага чыгып очып, йөк машинасына бәрелә. Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә «Фольксваген» шоферы һәм аның пассажиры — тормыш иптәше һәлак булалар. 5 һәм 10 яшьлек ике бала гомерлеккә ятим кала.
27 июль көнне Аксубай районында Лада машинасы белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыгып, «Шкода» автомобиле белән бәрелешә, нәтиҗәдә «Лада» шоферы урында ук һәлак була, аның өч пассажиры — шулар арасыннан икесе 10 һәм 11 яшьлек балалар төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.
Руль артына алкогольле эчемлек кулланып утыру очраклары да кимеми. Быелның җиде аенда исерек шоферлар катнашында 99 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 136 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Исерек шоферлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте 17 июнь көнне Арбор-Шеңшеңәр юлында да теркәлде. «Лада» машинасы белән идарә итүче шофер идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китеп, үзе үк зыян да күрде. Бу урында райондашларыбызга мөрәҗәгать итәсебез килә. Руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмыйча, үз вакытында полициягә хәбәр итсәгез иде, шул исәптән республиканың һәр районында булдырылган аноним Телеграм-каналлар аша. Сезнең һәр хәбәрегез, барыннан да элек, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртып, аларның гомерен саклап калуга китерәчәк.
Җәйге сезон җитү белән юлларда юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы велосипедчылар саны арта. Быел районыбызда да 9 сыйныфта белем алучы бер егет электровелосипед белән каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелеп, тән җәрәхәтләре алды.
Балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренә дә тукталып үтсәк, җиде ай нәтиҗәләре буенча балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 7 бала һәлак булган һәм 291е төрле тән җәрәхәтләре алган. Исегезгә төшерәбез, быел Балтачыбызда да җәяүлеләр катнашында бик аянычлы юл-транспорт һәлакәтләре булды. Шуңа да бу урында шоферларны да, җәяүлеләрне дә юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакырасы килә һәм инде аларны үтәп йөргәндә дә, игътибарны югалтмаска кирәк.
Җәйге сезон башлану белән юлларда мототехника саны артты. Кызганычка каршы, мондый транспортлар белән идарә итүче балалар саны районыбызда шактый. Күп кенә ата-аналар моның үз артыннан бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген тулысынча аңламыйча, үз балаларына куркыныч «уенчыклар» (мотоцикллар, питбайклар, скутерлар) сатып ала.
Хөрмәтле «әти-әниләр!» Балаларны транспорт белән идарә итүгә якын китермәгез. Мондый куркыныч «уенчыклар» белән идарә итү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын алдан ук уйлагыз. Һәрбер юл кагыйдәсе кан белән языла, диюләрен онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев