«Калина» юл кырына «очкан» ...
Юл хәрәкәте иминлеге

«Калина» юл кырына «очкан» ...

Кичә 15.30 минутлар тирәсендә Балтач чигендә юл-транспорт һәлакәте булган иде. «Лада-Калина» машинасы белән идарә итүче яшь егет «тимер ат»ын тотып кала алмыйча юл кырына киткән. Иминлек каешлары куелмау сәбәпле, юл кырына төшкәндә ул җиңелчә имгәнүләр алса да, авариядән соң шок хәлендә булу сәбәпле, бер җире дә авыртмавын белдерде. Соңыннан кайбер...

Кичә 15.30 минутлар тирәсендә Балтач чигендә юл-транспорт һәлакәте булган иде. «Лада-Калина» машинасы белән идарә итүче яшь егет «тимер ат»ын тотып кала алмыйча юл кырына киткән. Иминлек каешлары куелмау сәбәпле, юл кырына төшкәндә ул җиңелчә имгәнүләр алса да, авариядән соң шок хәлендә булу сәбәпле, бер җире дә авыртмавын белдерде. Соңыннан кайбер мәгълүматлар аша аның хастаханәдә булуын белдек. Хөрмәтле шоферлар, юлларда сагырак йөрсәк иде. Юлда чиста әле дип ышанып йөрү генә аз, кар астында ялтыраган боз ята. Үзебезнең гомерләрне саклыйк, кешенекенә дә битараф булмыйк.
Фото чыганак: penza-post

250

Нет комментариев