Казанда юлдан чыгып баручы ике баланы җиңел машина бәрдергән
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда юлдан чыгып баручы ике баланы җиңел машина бәрдергән

6 яшьлек малайның умыртка баганасы, 4 яшьлек кызның боты сынган.

26 июньдә, шимбә көнне, кичке сәгать бишенчедә Ломжа урамындагы 22б йорты каршында җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы ике баланы машина бәрдергән.

Якынча белешмә буенча, KIA машинасы белән идарә итүче 48 яшьлек ир-ат ике җәяүлеләр кичүеннән кечкенә баласы белән чыгып килүче хатын-кызга юл бирмәгән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек малай умыртка баганасын сындырган, ә 4 яшьлек кызның боты сынган. Ике баланы да хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын-кыз зыян күрмәгән», — диделәр шәһәр автоинспекциясендә.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru


дтп Баланы бәрдергәннәр

Нет комментариев