Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны хастаханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның авариядә ни дәрәҗәдә гаепле булуы административ тикшерү барышында ачыкланачак

Чаллыда кибет янында машина бәрдергән 6 яшьлек кызны Кама балалар медицина үзәгенә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Хокук сакчыларының мәгълүматларыннан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәте 28 июньдә көндез Алиш урамындагы 43нче йорт каршында булган. «Лада Веста» автомобиленең йөртүчесе кызны бәрдереп киткән, нәтиҗәдә ул төрле тән җәрәхәтләре алган. Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның авариядә ни дәрәҗәдә гаепле булуы административ тикшерү барышында ачыкланачак», - диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев