Кичәге авария өч кешенең гомерен өзгән (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Кичәге авария өч кешенең гомерен өзгән (фото)

Кичә Казан-Малмыж юлында Казан ягыннан кайтучы "Лада Приора" машинасы каршы як юлга чыгып, ундүртле машинасына бәрелә.

Тиешле тизлекне сакламыйча фаҗигагә китергән 41 яшьлек «Лада Приора» машинасының шоферы, шулай ук «ВАЗ-2114» машинасының 24 яшьлек шоферы һәм 21 яшьлек пассажир урында ук һәлак була. Әлегә әлеге авария буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Хөрмәтле райондашлар. Көн дә кая да булса юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, кеше гомерләре өзелә. Барыбызны да өйләребездә якын кешеләребез көтә, шуңа да югары тизлеккә кызыгып бер гаепсез кешеләрнең үлемнәренә китергәнче, соңга калып булса да туган нигезләребезгә исән-сау кайтып керик.

250

Нет комментариев