Коточкыч юл һәлакәтендә 6 кеше үлгән, өчесе – балалар
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч юл һәлакәтендә 6 кеше үлгән, өчесе – балалар

Җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыккан һәм микроавтобус белән бәрелешкән.

Бүген Ростов өлкәсенең Красносулино районында М-4 «Дон» трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Анда алты кешенең гомере өзелгән. Бу хакта җирле ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыккан һәм микроавтобус белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел машинаны йөртүче һәм аның биш пассажиры һәлак булган, аларның өчесе — балалар.  

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев