Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә балаларның гомере өзелгән (ВИДЕО)
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә балаларның гомере өзелгән (ВИДЕО)

Ханты-Манси автоном округында зур юл-транспорт һәлакәтендә унике кешенең, шул исәптән балаларның гомере өзелгән.

Төмән - Ханты-Мансийск трассасының 926 чакрымында автобус, ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Һәлакәттә барлыгы 30лап кеше зыян күргән, 12 кеше һәлак булган - шуның 11е балалар. Аларның ярыштан кайтып килешләре булган.
Коточкыч фаҗига урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм күрсәтүнең 10 бригадасы, шулай ук юл идарәсе экипажлары эшләгән.
Интернет челтәрендә очраклы шахитләрнең видеоязмалары барлыкка килгән.


250

Нет комментариев