Коточкыч авария: дүрт кеше вафат булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Коточкыч авария: дүрт кеше вафат булган

Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!

Бүген Арча районында коточкыч юл фаҗигасе булган. Арча - Сөҗе юлында Renault автомобиле йөртүчесе идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм УАЗ автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте Курса-Почмак авылы янында була.

Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат, шулай ук 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажир һәлак була. Зыян күргән «УАЗ» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

Юлларда бозлавык, игътибарлы булыгыз!

18 +


Нет комментариев