Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән

"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан.

(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 8 октябрьдә Казан-Оренбург-Акбүләк юлында  юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч кеше имгәнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Форд Транзит" автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  "Форд" автомобиленең йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп