Микроавтобус җиңел машинаны бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Сокуры авылына керү юлында АЗС янында булган.
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында микроавтобус “Лада” автомобилен бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына Сокуры авылына керү юлында АЗС янында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген 9.00 сәгатьтә килгән.
Ике полосалы юлда «Форд» микроавтобусы белән «Лада» җиңел машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр.

Һәлакәт аркасында «Лада» автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе салонда кысылып калган. Ир-ат шок хәлендә һәм имгәнүләр алуга карамастан, җимерек машинадан үзе чыккан. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Микроавтобус йөртүчесе һәм 7 пассажир зыян күрмәгән.
Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев